«Милләт яме-йола, бәйрәмнәрдә!» фестиваль – конкурсы

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Рухи кыйммәтләрне саклау, ныгыту, милли традицияләрне торгызу мөһимлеген исәпкә алып, 2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Шуңа бәйле рәвештә, район башлыгы Рәис Нургали улы Миңнеханов Саба муниципаль районы учреждениеләре һәм авыл җирлекләре арасында "Милләт яме - йола, бәйрәмнәрдә!" дип исемләнгән фестиваль-конкурс игълан итте. 7 октябрьдә Килдебәк СДКда фестиваль-конкурс узды, анда Иштуган авыл җирлеге тамашачыларга «Сюан йылол» удмурт халык традициясен, Олы Нырты авыл җирлеге армиягә озатулар, Олы Шыңар авыл җирлеге Кияү мунчасы тәкъдим итте. Һәр авыл җирлеге тамашачыларга Саба районы яки үз авылы турында 1 концерт номеры күрсәтте. Мондый традицияләр безгә бер-беребезгә карата ихтирамлы һәм игелекле булырга, туган телебезгә, милләтебезгә мәхәббәт тәрбияләргә кирәклеген искәртә. Тамашачылар фестивальдә катнашучыларны бик җылы каршы алдылар, аларга көчле алкышлар белән рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International