Игелек могҗизалар эшли

2023 елның 17 октябре, сишәмбе

Өлкәннәр декадасы кысаларында, Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре балалар белән «Игелек могҗизалар эшли» атналыгында катнаштылар. Кешене яхшылык эшләргә мөмкин кадәр иртәрәк, балачактан ук өйрәтергә кирәк. Без балаларыбызның киләчәктә кем булачагын белмибез, әмма бер нәрсәгә ышанабыз: алар һәрвакыт яхшылык эшләячәкләр, чөнки битараф булмаган кешеләр булып үсәләр. Безнең чараның асылы – ярдәмгә мохтаҗ булган һәркемгә ярдәм итү, балаларда кешеләр турында кайгырту, мәрхәмәтлек хисе, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү. Балалар еш кына, сәламәтлеге бик начар булган Курбанова Рауза Сәетгалиевнага киләләр. Бүген аңа хуҗалыкта ярдәм иттеләр. Аннары концерт номерлары белән сөендерделәр, чәчәк бәйләме бүләк иттеләр. Пенсионер кыз балаларга зур рәхмәт белдерде һәм тәм-томнар белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International