Гаилә кыйммәтләрен формалаштыру бик мөһим катлаулы оешкан процесс. Һәр заманда үзгәрешсез булган гаилә кыйммәтләре бар, алар үзара аңлашу, якыннарына игътибарлы һәм ихтирамлы мөнәсәбәтләр. Шуңа бәйле рәвештә тәрбияченең бурычы-тәрбияләнүчеләрне берләштерүгә ярдәм итүче чаралар оештыру.
13 нче октябрь көнне «Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат йорты» дәүләт казна учреждениесе тәрбияче Зиннурова Ю.Р. мәгълүмат сәгате үткәрде, анда ул балаларга гаилә кыйммәтләрен аңлатты. Бу темага тәрбияләнүчеләр табышмаклар чиштеләр, «Гаилә турында мәкальләр» конкурсы үткәрелде.
Шуннан соң тәрбияче Курсабаш авыл китапханәсенә «Ышанычлы гаилә зонтигы астында» исемле китап күргәзмәсенә экскурсия оештырды. Китапханәче Фрузилә Нурисламовна балаларны бик җылы каршы алды һәм бик эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырды. Алар бергәләп күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар белән таныштылар, гаилә турында шигырьләр укыдылар, балалар белән бергә гаилә серләрен төзеделәр. Балалар китапханәче белән җылы хушлаштылар һәм тагын кайтырга вәгъдә иттеләр.