9-15 октябрь атнасы Россиядә психик сәламәтлекне саклау атнасы дип игълан ителде (Бөтендөнья психик сәламәтлек көне хөрмәтенә 10 октябрь).
Хәзерге дөньяда гади кешенең стресс кичерү сәбәбе көннән-көн арта бара. Шуңа күрә психик сәламәтлегебезне саклый белү безнең барыбыз өчен дә чыннан да мөһим. Психик сәламәтлек-ул вак-төяк нәрсәләрдә күңелсезләнмәү сәләте генә түгел, ә гомуми иминлек халәте дә, кешене стресска каршы торучанлыгы.
Билгеле булганча, физик тән торышы кешенең психик сәламәтлегенә бик нык тәэсир итә. Зыянлы гадәтләрдән баш тарту, сәламәт туклану, су-эчү режимын үтәү һәм физик активлык физик һәм психик сәламәтлекне ныгытуга ярдәм итә.
Физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү кешенең психоэмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый, депрессия һәм борчылу белән көрәшергә, тискәре энергия чыгарырга, физик формасын яхшырту юлы белән үз-үзеңне бәяләүне арттырырга ярдәм итә. Шулай ук спорт белән шөгыльләнү интеллектуаль сәләтләрне үстерә һәм уңай шәхес сыйфатларын формалаштыра. Болар барысы да әхлакый психологик тотрыклылыкны камилләштерә һәм психик сыйфатларны яхшырта.
Хәзерге вакытта дөнья үз-үзеңне үстерү һәм рухи яктан камилләшү темасы белән мавыга. Мондый әдәбият кешегә уңай фикерләүне һәм дөньяны адекват кабул итүне үстерүдә ярдәм итә ала. Әмма мондый мәгълүмат чыганакларын сайлаганда игътибарлы булырга кирәк. Дөньяда танылган автор-психологларның хезмәтләренә ышану яхшы.
Әгәр дә депрессияле халәтне һәм хроник стрессны җиңеп булмый икән, белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Игътибар! «Депрессия» диагнозын психиатр гына куя ала. Ул гына депрессияне дөрес дәвалый ала.
Онытмагыз, алкоголь кулланып стресстан качу сезнең хәлегезне начарлата гына. Алкоголь нерв системасын кыса, ә башлангыч этапларда барлыкка килгән эйфория һәм дулкынлану үзәк нерв системасының механизмнарының көчсезләнү билгеләре булып тора. Шулай итеп, алкоголь стресстан котылырга булышмый-ул сезнең нерв системасын җимерә.
Моннан тыш, алкоголь куллану югары үлем, авыру, җинаятьчелек, травматизм, юл-транспорт һәлакәтләре һәм көнкүреш көч куллануы сәбәбе булып тора.
Үзегезне һәм психик сәламәтлекне саклагыз!