«Очей очарованье»

2023 елның 8 октябре, якшәмбе

Көз үзенчә уйчан һәм моңсу, лирик һәм серле. Көз иң катлаулы, нечкә һәм шул ук вакытта зирәклек белән тулы вакыт. Табигать дөньясы гаҗәп һәм кабатланмас. Ул балага матурлыкны белергә, фантазияне үстерергә ярдәм итә. Табигатьнең үзенчәлекле, шигъри образын һәр бала үзе өчен ача, әдәби әсәрләр белән таныша. Табигать турында шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр укыганда, балалар аның белән даими аралашалар, игелеклерәк, игътибарлырак булырга өйрәнәләр, үз күзәтүчәнлекләрен үстерәләр. 7 октябрьдә Олы Нырты авыл китапханәсендә елның иң матур вакытына-көзгә багышланган чара узды. "  «Очей очарованье»" – бөек Пушкин елның искиткеч вакытын-көзне шундый сүзләр белән сурәтли. Әдәби кафега бүген «Китап сөючеләр» клубында катнашучылар килде , китапханәче һәм балалар көз турында шигырьләр, бөек рус шагыйрьләре С. А .Есенин, А. С. Пушкин, Н. А. Некрасов, К. Паустовскийның « Алтын линь» хикәясеннән өзекләр укыды. Ә чараның ахырында барысы да көз көне табигать күренешләре турында табышмакларны бергәләп чиштеләр. Балаларга Көзге табигать үзгәрешләре, көзге хайваннар тормышы, көзге айлар турында « Көз зирәклеге вакыты " китап күргәзмәсе тәкъдим ителде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International