Урыс җаны көзгесе

2023 елның 10 сентябре, якшәмбе

2023 елның 9 сентябрендә (иске стиль буенча 28 август) рус әдәбияты тарихына, дөнья мәдәнияте хәзинәсенә кыйммәтле өлеш керткән иң бөек рус язучыларының берсе Лев Толстойның тууына 195 ел тула.

Лев Николаевич Толстойны психологизм остасы, роман — эпопея жанрын булдыручы, оригиналь фикер иясе һәм тормыш укытучысы дип атыйлар. Гениаль язучының әсәрләре Россиянең иң зур байлыгы. Аның мирасы 90 томлык нәфис һәм публицистик әсәрләр, көндәлек язулары һәм хатлар тәшкил итә.

Язучының юбилеена Шәмәрдән балалар китапханәсендә «Урыс җаны көзгесе» китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә язучының танылган әсәрләре тәкъдим ителде: «Анна Каренина», «Война и мир», «Воскресение»,  «Детство. Отрочество. Юность» автобиографик трилогиясе, «Кавказский пленник», «После бала», «Севастопольские рассказы» хикәяләре һәм балалар китаплары булды. Әлеге китаплар укучы алдында язучының биографиясеннән фактларны, аның тормышы турында замандашларының истәлекләрен ачты, төрле яшьтәге һәм төрле зәвыклы укучыларга кызыклы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International