“Яшьлек” яшьләр үзәге муниципаль бюджет учреждениесе, районыбызда яшьләргә һөнәр сайларга ярдәм итү, балаларның сәламәтлеген ныгыту өлкәсендә, шулай ук  физик мөмкинлеге чикле булган балаларга сыйфатлы ял итү мөмкинлеге тудырган төрле проектлар тормышка ашыра.

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Яшьләр Министрлыгы гранты нигезендә, “Яшьлек” яшьләр үзәге тормышка ашырган чираттагы проек –“Мөмкинлекләр дөньясы” (“Мир возможностей”). Әлеге проект районыбыздага  сәламәтлеге чикле балалар белән төрле мастер-класслар үткәрүне үз эченә ала. Проект дәвамында балалар өчен кулларның вак моторикасын үстерү,фантазияларын арттыру, тирә-юньне танып белү, талантлы балаларны барлау максатыннан төрле чаралар һәм психолог белән уен формасында профилактик сөйләшүләр оештырылачак.

4 нче сентябрь көнне, Кызыл Мишә авылында урнашкан «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар  өчен Саба мәктәп интернаты»нда проект кысаларында беренче мастер- класс үтте. Балалар уенчык тегү буенча мастер-класста теләп катнаштылар, тегүче булырга теләк белдерүчеләр дә табылды. Шулай ук бу көнне балалар белән психолог та эшләде. Ул алар белән уен формасында, “Җәмгыять урыннарында үз-үзеңне ничек тотарга?” дигән темага сөйләшү уздырды.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International