Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында балалар һәм яшүсмерләр өчен Керәнле авыл клубында "Әбиемнең серле сандыгы" дигән фольклор сәгаь узды. Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә оештырылган чара барышында татар крестьян көнкүреше тарихы белән танышу булды. Катнашучылар әбиемнең сандыгын карадылар, анда татарларның киемнәре, бизәнү әйберләре, сөлгеләре һәм көнкүреш әйберләре саклана. Һәр әйбер кеше кулы кагылу җылысын, мастерның энергетикасын, ниндидер сер саклый. Без әби-бабайлар кулланган әйберләр тарихына мөрәҗәгать иттек. Китапханәче "Халкыбызның күңел бизәкләре"дигән китап күргәзмәсен тәкъдим итте һәм китапларга күзәтү үткәрде. Кызлар милли үрнәкләр, хатын-кызларның милли кием элементлары, аларның ничек барлыкка килүе турында сөйләгәнне игътибар белән тыңладылар. Аларны көмеш беләзекләр дә битараф калдырмадылар. Фольклор сәгате кызларга татар халкының үткәненә карарга һәм хәзерге заман белән бәйләүче җепләр табарга ярдәм итте.