Терроризм бүген

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Терроризм бүген» дип исемләнгән дәрес – кисәтү үткәрделәр. Дәреснең максаты балаларга терроризм һәм аның күренешләре турында күзаллау бирү, террорчылар корбаны булу ихтималын киметүче саклык чараларын даими үтәү зарурлыгына инандыру, террорчылык акты вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү иде. Чара барышында катнашучылар терроризмның килеп чыгу сәбәпләрен ачыклады, аның төрләре турында белде, террорчылык акты вакытында янаган төрле хәлләр турында фикер алышты. Балалар терроризмның, чыннан да, нәфрәт һәм усаллыкка, ә кайчагында сукырлыкка нигезләнгән ахмаклык булуына тагын бер кат инандылар. Яшусмерләр терроризмга каршы көрәшнең иң мөһим факторы хокук саклау органнары һәм махсус хезмәтләр чаралары белән беррәттән һәрберебезнең бу куркыныч вакытында үз-үзләрен дөрес тота белүе дигән нәтиҗәгә килделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International