Кулларда дөнья

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе белгечләре балалар өчен «Кулларда дөнья» конкурсын үткәрде. Һәрбер катнашучы үз кулын кәгазьгә төшерде. Балаларга кулларын гуашь белән буяу, аннары кәгазьдә эз ясау бик ошады. Алар, чын күңелдән, бу шөгыльдән зур рәхәтлек алдылар. Балалар үзләренең иҗатын карандашлар, буяулар, фломастерлар белән сурәтләделәр. Һәр рәсем үзенчә матур булып чыкты - чәчәкләр белән, якты кояш белән, утрау белән. Балалар тырыштылар, бер-берсенә ярдәм иттеләр, матур һәм уникаль булган рәсемнәр ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International