Толерантлык

2023 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

18 августта Иштуган мәдәният йортында һәм китапханәсендә "Син генә мине аңларсың!" дип исемләнгән өлкәннәр өчен толерантлык буенча тренинг сәгате узды. Без олыларны «толерантлык»төшенчәсе белән таныштырдык. Бергәләп ачыклаганча, барлык кешеләр дә бик төрле: төрле киемнәр кияләр, төрле уеннарны яраталар, төрле телләрне беләләр, төрле гореф-гадәтләргә ия. Һәм бу төрлелеккә карамастан, кешеләр бер-берсе белән дус. Чарада катнашучылар толерант шәхеснең толерант булмаган шәхестән нәрсә белән аерылуын ачыкларга тырышып карадылар, үзләренең толерантлык дәрәҗәсен бәяләделәр, конфликтлы ситуацияләрдә булып, алардан чыгу юлларын эзләделәр. «Без нәрсәбез белән охшаш», «Нинди әкият каһарманына охшаганмын», «Без - фикердәшләр», «Кичерешләр тартмасы» уеннарында катнаштылар. Анда без барыбыз да төрле икәнебезгә тагын бер кат инандык - бу безнең байлык, безнең көч. Чара азагында барысы да башкаларны аңлау, аларның мәдәниятенә, карашларына, гореф-гадәтләренә яхшы мөнәсәбәттә булу бик мөһим дигән нәтиҗәгә килделәр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International