Санкт-Петербург шәһәренең «Олимпиец» спорт-ату клубында «трап» һәм «скит» дисциплиналарында стендка ату буенча Россия Кубогының 7 нче этабы тәмамланды. Быел ярышларда илнең 15 төбәгеннән килгән 100 гә якын спортчы үзләрен сынады. Ярышта «Сабантуй» спорт мәктәбе спортчысы, стендка ату буенча халыкара класслы спорт мастеры Батыршина Зилә катнашты. Хатын-кызлар арасында шәхси беренчелектә скит дисциплинасында Зилә бакыр медаль яулады. Ул 125 тәлинкәнең 106сына тидерә алды.
Зиләне өченче урын алуы белән котлыйбыз һәм спорт өлкәсендә яңа үрләр яулавын теләп калабыз.