ТР Яшьләр эшләре министрлыгы 4 ярдәм чарасын гамәлгә ашыра. Программада республиканың төрле районнарыннан һәм шәһәрләреннән 18 яшьтән алып яшьләр катнаша ала. Һәр программаның үз шартлары.Тулырак мәгълүмат өчен: https://minmol.tatarstan.ru/zhile-molodim-rt.htm
«Яшь белгечләргә һәм яшь гаиләләргә үз торакларын сатып алуда ярдәм итү - безнең өстенлегебез», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы яшьләр эшләре буенча министр Ринат Садыйков.
2018 елдан Татарстанның 2874 яшь гаиләсе дәүләт яшьләр сәясәте өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган 689,2 млн сум күләмендәге программалар һәм проектлар ярдәмендә үзләренең торак шартларын яхшыртты.