Актив спорт төрләре сәламәтлекне бик яхшы ныгыта һәм кешенең психо-эмоциональ халәтенә уңай йогынты ясый.
Россиядә чаңгылар, ягъни йөгерү чаңгылары популяр. Балалар чаңгыны мәктәптә укыганда ук үзләштерә башлый - бу мәҗбүри уку программасына керә.
Ни өчен чаңгы шулкадәр популяр? Аның файдасы нинди?
Чаңгы шуу терәк-хәрәкәт, сулыш, нерв һәм йөрәк-кан тамырлары системаларын ныгыта, хәрәкәт координациясен һәм чыдамлыкны үстерә. Чаңгыда йөргәндә бөерләр, үпкәләр һәм тире бизләре нык эшли, бу токсиннарны чыгаруны җиңеләйтә. Өстәвенә, саф салкын һава да зур файда китерә,ул кислородка бай, чаңгычы организмының иммунитетын ныгыта һәм хәтта депрессиядән котылырга ярдәм итә.
Ләкин чаңгыда шуу ярамый торган авыртулар бар икәнен онытмагыз. Алар арасында:
• терәк-хәрәкәт аппараты патологиясе;
• йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системалары авырулары;
• буын авырулары;
• яңа гына кичергән катлаулы авырулар, операцияләр;
• умыртка сөяге белән проблемалар;
• гариплек;
• какшаган иммунитет;
•йөклелек.
Барысы да авыруның катлаулыгына, аның фазасына (кискен яки ремиссия), шулай ук чаңгыда шуу динамикасына бәйле. Чаңгыда җиңел генә йөрү- спорт йөгерүеннән бик нык аерылып тора.
Әгәр дә сез чаңгы күнегүләрен башларга уйласагыз, дәвалаучы табиб белән киңәшләшегез.
Чаңгы йөреше — иммунитетны ныгыту өчен искиткеч ысул. Алар даими салкын тиюдән котылырга, организмны ныгытырга, чыдамлырак булырга ярдәм итә.
Ләкин онытмагыз, әгәр дә сез тәҗрибәле чаңгычы һәм спортчы булмасагыз, тизлек артыннан куарга һәм рекордлар куярга кирәкми.