Юл билгеләре иленә сәяхәт

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Җәйге каникуллар ахырына якынлаша, һәм яңа уку елына да куп калмый. Тиздән мәктәпкә  һәм шул уңайдан юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшерергә дә вакыт җитте. Иштуган мәдәният йорты белгечләре китапханә белән берлектә «Юл билгеләре иленә сәяхәт»чарасын үткәрделәр. Чара башында юлларда дисциплина, юлларда куркынычсыз хәрәкәт итү кагыйдәләре турында сөйләделәр. Балалар уен формасында, табышмаклар, шигырьләр һәм хәрәкәтчән уеннар ярдәмендә юл хәрәкәте кагыйдәләре белән таныштылар. Юлларда куркынычсызлык турында күп яңалыклар белдек. Юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү викториналарында катнаштык. Шулай ук «рөхсәт ителә яки тыела» уеннары үткәрелгән, «юл билгесен җыеп» балалар табышмаклар җыеп, аны атаганнар. Чара күңелле һәм җиңел шартларда узды. Балалар бирелгән сорауларга рәхәтләнеп җавап бирделәр, шатлык һәм җанлану белән уеннар уйнадылар. Аннары барлык катнашучыларга актив катнашулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм балаларга яңа уку елында уңышлар теләделәр, урамда һәм юлда игътибарлы булырга, ә иң мөһиме - юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә. Егетләр,әлбәттә, уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International