Ут – кешенең дошманы һәм дусты

2023 елның 15 августы, сишәмбе

Ут – кешенең күптәнге дусты. Һәрвакытта да кешеләр утны акыллы кулланырга омтылганнар. Ләкин ул кешелекнең иң явыз дошманы да булырга мөмкин. Шуңа күрә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен истә тотарга кирәк. Урман янгын күзәтчелеге көнендә Иштуган мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре «Ут – кешенең дошманы һәм дусты» дигән әңгәмә үткәрделәр, анда катнашучылар ут белән эш итү кагыйдәләрен, гадәттән тыш хәлләрдә ничек эш итәргә кирәклеген өйрәнделәр, янгыннарның килеп чыгу сәбәпләрен һәм аңа каршы көрәш ысулларын карадылар. Балалар белән янгын күзәтчелеге янында булдылар. Балаларга ни өчен “Шырпы балаларга уенчык түгел" икәнлеген аңлаттылар, ут белән уйнау куркыныч, һәм ут караусыз рәхимсез дошманга әверелергә мөмкин, бәла - казалар һәм бәхетсезлекләр китерә. Өйдә һәм җәмәгать урыннарында янгын чыккан очракта балалар белән эш итү алгоритмын җентекләп тикшерделәр, ашыгыч хезмәтләрнең бердәм чакыру номерын искә төшерделәр “112”. Ахырда балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, янгын куркынычы булган төрле ситуацияләрне карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International