"Мәскәү-29" теплоходында Казаннан круиз

2023 елның 8 августы, сишәмбе

30 июль көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре авылдашлары өчен "Мәскәү-29" теплоходында һәм төнге Казан шәһәре буйлап круиз оештырдылар. Теплоходта җырлар, биюләр һәм төрле конкурсларда катнаштык. Идел буйлап теплоходта йөрү күңелле атмосферада ял итү, яр буендагы мавыктыргыч пейзажларны күзәтү мөмкинлеге. Дулкыннар шаулавы астында елга юлында йөрү һәм саф диңгез җиле-ул күңел өчен ял. Бер сәгать эчендә Казаннан берничә километр ераклыкта, Югары Осланның тыныч яр буенда булдык. Ослан Заводы һәм тауларын күрдек, анда миллионнарча мең еллар элек барлыкка килгән төрле токымнардан торган ярларны карарга мөмкинлек булды. Матур кояш баюын, шәһәрнең төнге утларының ничек матур итеп кабынуын һәм Казанның әкияти төнге шәһәргә әверелүен күзәттек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International