Бүгенге көндә иң мөһиме - кешене балачактан сәламәт булырга өйрәтү. 2 нче номерлы «Әллүки» балалар бакчасында «Яшелчә һәм җиләк-җимеш» атналыгы узды. Балалар бу көнне кайсы ризыкның иң тәмле һәм файдалы булуы турында фикер алыштылар. Бу гади кебек тоелган сорауга төрле җаваплар тәкъдим иттеләр. Мәктәпкә әзерлек төркеме балалары җиләк-җимешнең бик файдалы булуын, аларда витаминнарның күп булуын ачыкладылар. Күп төрле җиләк-җимеш ашаган кеше көчле һәм сәламәт булып үсәчәген белделәр. Тәмле дә, файдалы да булсын өчен, җимешләрдән нәрсә әзерләргә була? Мәсәлән, җиләк-җимеш салаты! Балалар үзләре җиләк-җимешне чистартып кына калмадылар, ә аларны тәлинкәгә кисеп тә салат ясап куйдылар. Үз кулларың белән ясалган салат аеруча тәмле һәм әлбәттә, файдалы. Балаларга чын пешекчеләр ролендә булу, пешекчелек осталыгы нигезләрен алу бик ошады. Барлык балалар да үткән көннән онытылмаслык тәэсирләр алдылар. Нәтиҗәдән барысы да канәгать иде!