Күңел ачуларны эзләүчеләр

2023 елның 24 июле, дүшәмбе

Уен балачак чоры дәвамында актуаль эшчәнлек төре булып кала. Бу балаларның буш вакытын оештыру ысулы гына түгел, ә эффектив тәрбия чарасы да. Уен барышында баланың психик процессларын формалаштыру, үстерү һәм камилләштерү, аның шәхесен формалаштыру өчен уңай шартлар тудырыла. Иштуган мәдәният йорты белгечләре китапханә белән берлектә «Күңел ачуларны эзләүчеләр» дип аталган бик кызыклы һәм күңелле уен программасы үткәрде. Бу мавыктыргыч программада балалар гына түгел, хәтта олылар да күңел ачты һәм уйнады. Без, барыбыз да, уеннарда барлык кешеләр катнашсын, күңел ачсын, балаларга да конкурсларыбыз истә калсын өчен тырыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International