Баланы лагерьдагы авырулардан ничек сакларга?

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Җәй көне күп кенә ата-аналар баланың ялын мавыктыргыч һәм файдалы итеп үткәрергә тырыша. Балалар өчен җәйге ялның иң еш очрый торган төре – балалар лагере.

Бу ялны куркынычсыз итү өчен берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.

1. Ялга барыр алдыннан,  балага йогышлы һәм вируслы авырулар турында сөйләгез.

2. Бала белән һәрвакыт  элемтәдә булыгыз. Үзен начар хис итә башлауга, шунда ук сезгә яки лагерьдагы медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итсен.

Түбәндәге симптомнар булганда шунда ук табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк:

• Косу;

• Диарея (эч китү);

• Хәлсезлек;

• Югары температура;

• Эч авырту;

• Аппетит кимү;

• Сусау.

Балага гигиенаның төп кагыйдәләре турында сөйләгез:

1. Кулларны сабын белән яхшылап юарга кирәк (ашар алдыннан, йоклар алдыннан).

2. Тиз бозыла торган ризыкларны тумбочкада сакламагыз.

3. Ашар алдыннан продуктның пакеттагы саклану вакытын тикшерегез.

4. Куллану алдыннан яшелчә-җимешләрне юыгыз.

5. Су коенганда сулыклардагы суны йотмагыз.

6. Краннан су эчмәгез.

Моннан тыш, балага яшьтәшләре белән аралашу кагыйдәләрен дә исенә төшерегез. 

Әгәр дә кемдер йөткерә яки төчкерә, үзен начар хис итә икән аның белән кочаклашмаска. Башкаларның киемнәрен (носки,эчке киемнәрен) кияргә ярамавын һәм башкаларның таракларын, теш щеткаларын кулланырга ярамаганлыгын аңлатыгыз.

Балаларыгызның ялы  күңелле һәм файдалы үтсен.

Тэги: хастаханә
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International