Шекше ФАП мөдире Абдурахманова Г.А. «Сәламәт гаилә-сәламәт киләчәк» темасына «Акчарлак»балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән мәгълүмати - профилактик әңгәмә үткәрде.
Гөлчирә Әнвәр кызы балаларга әти-әниләрен тыңлау, шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү һәм үз-үзеңне кайгырту никадәр мөһим икәнен сөйләде. Әңгәмәнең төп темасы-гаиләдәге психологик климат, гаилә әгъзалары арасында ышанычлы, җылы мөнәсәбәтләр һәм өлкәннәрне хөрмәт итү.