Кичә, 5 июльдә, Туктар ФАП мөдире Каюмова Ф.А. «Тамчы» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән профилактик әңгәмә үткәрде.
Фельдшер балаларга бөҗәкләр тешләгәндә, кояш “сукканда” (балалар үзләрендә эссе сугуны ачыклый алмыйлар) , шулай ук эч авыртканда, эч киткәндә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатты. Елның эссе вакытында су эчү режимының никадәр мөһим булуын, эссе сугуның беренче симптомнары нинди булуын аңлатты, шулай ук шәхси гигиенаның әһәмияте турында сөйләде (ашар алдыннан кулларны, җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне юу).