Россиядә июль аеннан ОМС буенча психологик ярдәм күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килде. Психик тайпылышлар вакытында медицина ярдәме күрсәтү, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының боерыгы белән каралган.
Саба районының Шәмәрдән участок хастаханәсе базасында медицина клиник психологы кабинеты ачылды. Белгеч пәнҗешәмбе көнне 9.00 дән 17.00 гә кадәр кабул итәчәк. Консультациягә 8 (84362) 3-20-03 телефоны буенча язылырга мөмкин. Кабул итүне, психолог дипломы булган белгеч, Никишина Наталья Сергеевна үткәрәчәк.
Боерык буенча, пациентларга һәм аларның якыннарына (бигрәк тә авыр һәм дәвалап булмый торганнарың) консультацияләр бирү, психик тайпылышлары булган кешеләргә, шул исәптән, СВО да катнашып алган травмадан соң, стресс барлыкка килүчеләргә ярдәм итү күздә тотыла.
Психолог психик тайпылышлары яки билгеләре булган кешеләрне медицина оешмаларына, ә авыру билгеләре булган пациентларны белгечләргә консультациягә җибәрә.
Моннан тыш, халык арасында психик тайпылышларны профилактикалау эше алып бару күздә тотыла.