22 июнь көнне Казанче Бигәнәй авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Елга бер килә торган караңгы көн» дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде.”Бөек Ватан сугышы фотоларда” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Балалар Бөек Ватан сугышының ничек башлануын белделәр, 78 ел элек тынлыкны кинәт снарядлар шартлаулары өзделәр. Ул чакта аның кешелек тарихына иң канкойгыч сугыш булып кереп калачагын беркем дә белми иде әле. Совет халкына зур сынаулар аша узарга, һәм җиңәргә туры киләчәген беркем дә белми иде. Чара ахырында барлык катнашучылар да Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларны бер минут тынлык белән искә алдылар,хәтер шәмнәре кабыздылар.