22-нче июнь көнне Югары Утар балалар йортында Бөек Ватан сугышы башлану көненә багышланган чаралар узды: Бөек Ватан сугышы турында видеоролик күрсәтелде, “Истәлек шәме” кабызылды, “Бер минутлык тынлык” акциясе игълан ителде. Акциядә катнашып, барыбыз да сугыш корбаннарының якты истәлеген яңартыйк, алар алдында баш иеп, батырлыкларына мәдхия белдерик. Илгә Җиңү яулаган бердәм халыкның каһарманлыгы мәңгелек!
1941-нче елның 22-нче июнь көне - Россия тарихында иң кызганыч һәм фаҗигалы даталарның берсе - Бөек Ватан сугышы башлану көне. Бу көн кайгы, өмет, батырлык белән сугарылган. Ул үткәнне искә төшерү генә түгел, ә онытылмаслык тарихның зур өлеше.