13 июнь көнне наркотикларга каршы республика айлыгы кысаларында мөстәкыйль яшәү төркеме тәрбияләнүчеләре белән “Наркотикларсыз тормыш!" дип исемләнгән профилактик чара узды.
Тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк тәрбияләнүчеләр белән сәламәт яшәү рәвеше һәм кеше организмына наркотик матдәләрнең зарарлы тәэсире турында профилактик әңгәмә үткәрде.
Тематик рәсемнәр ясадылар. Рәсемнәрендә тәрбияләнүчеләр начар гадәтләргә карата үзләренең тискәре мөнәсәбәтләрен белдерделәр, яшьләрне үз сәламәтлекләренә сакчыл карарга чакырдылар.