8 июнь көнне Казан шәһәрендә инвалид балалар өчен «Бәхет белән ярыш» дип исемләнгән велосипед ярышы узды, әлеге чарада безнең тәрбияләнүчеләр дә катнашты.
Бу уникаль чара, анда җиңелүчеләр юк - барлык балалар дистанцияне махсус велосипедларда яки башка техник чараларда узып, финишта медальләр алалар.
Барлык катнашучыларны күңел ачу программасы, кыр кухнясы һәм якты эмоцияләр көткән.