“Туган авыл” ял итү комплексында күңелле очрашу - “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе

2023 елның 30 мае, сишәмбе

29-нчы май көнне Теләчедә урнашкан “Туган авыл” ял итү комплексында Теләче районының танылган эшмәкәре Рифкат Шафиков һәм аның якыннары күркәм һәм бик хәерле очрашу үткәрде.

 Казанның 1000 еллык мәдрәсәсе  җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин үзенең шәкертләре белән кайтты. Шулай ук күрше районнардан ислам дине белән кызыксынучы балалар һәм безнең интернат-йортында тәрбияләнүче балалар да чакырулы иде. Әлеге очрашуның төп максаты: ислам динендә булган һәм дингә тартыла башлаган балалар белән мәдрәсәдә укучы шәкертләр белән очраштырып,  үзара яңа дуслар табу һәм ныклы дуслык җепләре булдыру.

Әлеге очрашуда Саба муниципаль районы башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Кәримов Марат Рәшит улы, Татарстан республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Саба районы имам- мөхтәсибе Айнур хәзрәт Әхмәтов һәм башка дин әхелләре дә катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International