“Соңгы кыңгырау-2023” - “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе

2023 елның 23 мае, сишәмбе

Бүген Курсабаш интернат-мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәменә багышланган тантаналы чара узды. Бу бәйрәмдә безнең тугызынчы сыйныф укучылары өчен мәктәпнең соңгы кыңгыравы яңгырады, мәктәп диварларын 15 чыгарылыш укучысы тәмамлап чыга.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын Югары Утар балалар интернат-йорты директоры Хуҗин Марсель Магфур улы, мәктәп директоры, укытучылар һәм туганнары котлады.

Соңгы кыңгырау бәйрәме укучылар өчен туган мәктәбендә үткәргән еллары турында якты һәм шатлыклы истәлек булып калачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International