Җәмгыять тормышында вакытлы матбугатның роле зур. Газета һәм журналлар укучыларга тирә-юньдә булган һәрнәрсә турында оператив мәгълүмат бирә. Вакытлы басмаларны уку яшь укучыларның күзаллауларын киңәйтә, кызыклы ял тудыра.
Шәмәрдән балалар китапханәсендә 13 майда «Планета-Периодика» пресс – туры оештырылды. Укучыларга «Непоседа», «Сабантуй», «Салават купере», «ПониМашка», «Ялкын», «Ежик», «Классная девчонка», «Щенячий патруль», «Детская энциклопедия», «Мне 15», «Фиксики», «Мир принцесс» һ.б. журналлар тәкъдим ителде.
Балалар вакытлы матбугат битләрен кызыксынып һәм мавыгып карап чыктылар, яңа кызыклы фактларга һәм ачышларга гаҗәпләнделәр.