Урта Нырты авыл клубы хезмәткәрләре тыл хезмәтчәннәрен һәм сугыш балаларын котлау акциясе үткәрделәр. Өлкәннәребез бәйрәм чараларына йөри алмыйлар, шуңа күрә без аларның өендә булдык. Бөек Җиңү бәйрәме белән котлап, Георгий тасмаларын бәйләдек һәм бүләкләр тапшырдык.