Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көне - “Югары Утар психик тайпылышлары булган гражданнар өчен балалар интернат-йорты” дәүләт казна учреждениесе

2023 елның 5 мае, җомга

5-нче май көнне Югары Утар балалар интернат-йортында тәрбияче Исмәгыйлева Э.Х. җитәкчелегендә Халыкара инвалидлар хокуклары өчен көрәш көненә багышланган чара уздырылды.
   Чараның максаты: мөмкинлекләре чикле кешеләргә карата толерантлы мөнәсәбәт формалаштыруга ярдәм итү. Без, үз чиратыбызда, балаларыбызны үз хокуклары белән даими таныштырырга тырышабыз. Бүген дә тәрбияче балаларны аларның хокуклары белән таныштырды, алар белән әңгәмә үткәрде. Әңгәмәдән соң балаларыбыз тәрбиячеләр белән бергә "Безнең хокуклар"дигән темага стена гәҗите чыгардылар. Безнең җәмгыятьтә,  әкренләп булса да, инвалидларның һәркем белән бертигез хокукларга һәм мөмкинлекләргә ия булу өчен шартлар тудырылуы куандыра.
Безнең балалар йорты да көннән-көн матурлана бара, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен яшәү шартлары яхшырганнан  яхшыра. Балаларыбыз үзләрен башкалар белән бертигез хис итсеннәр өчен барысын да эшләргә тырышабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International