Саба үзәк район хастаханәсенең терапия бүлеген ремонтлау

2023 елның 5 мае, җомга

Саба үзәк район хастаханәсенең терапевтик бүлеге бинасына капиталь ремонт эшләре актив бара. Бүгенге көндә түбәндәге эшләр тәмамланган:

- 1нче катның идән өслеген демонтажлау;

- вентиляция демоннтажы;

- 3 катның идән капламы монтажы;

- Чорманы җылыту.

Барлык тәрәзәләр дә диярлек алыштырылган. Юеш фасадны тулысынча төзекләндерәләр. Керү өлешендә монтаж башлана.

Эчке эшләр буенча: электр үткәргечләрне һәм начар җылыту системаларын алыштыру, яңа вентиляция системасын, эчке суүткәргечне һәм канализацияне, җылылык системасын монтажлау башкарыла.

Моннан тыш, 3 нче катта барлык ишекләр дә диярлек урнаштырылган (проект нигезендә). Хәзерге вакытта объектта 17 - 27 кеше эшли. Барлык эшләр дә әлеге объектта ремонт эшләрен башкару графигы буенча алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International