Хөрмәтле Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы халкы һәм кунаклары!

2023 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

2023 елның 14-15 апрелендә Татарстан Республикасы Саба муниципаль районында «Россия эше. Мөмкинлекләр вакыты» дип аталган Бөтенроссия эшкә урнаштыру ярминкәсе узачак.

2023 елның 14 апреленнән 15 апреленә кадәр ул Саба районы, Байлар Сабасы ш.т.п, М. Җәлил урамы, 3 нче йорт адресы буенча уткәреләчәк.

Ярминкә эшендә районның зур оешмаларның эш бирүчеләре, мәгариф учреждениеләре, республиканың оборона-сәнәгать комплексының кадрлар агентлыгы, шулай ук ТР Саба һәм Теләче районнары хәрби комиссариаты вәкилләре катнашачак.

Чарада Саба районы хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр, мәктәпне тәмамлаучылар өчен белем бирү учреждениеләре маркеты, район мәктәпләре укучылары өчен һөнәри юнәлеш бирү чаралары, шулай ук район эшкуарларының мастер-класслары тәкъдим ителәчәк.

Студентларны һәм укучыларны, аларның әти-әниләрен, эш эзләүче гражданнарны, шулай ук карьера юлын үзгәртергә ниятләүчеләрне чакырабыз!

Барлык килеп туган мәсьәләләр буенча, шулай ук чарада катнашучылар яки спикерлар сыйфатында катнашу мәсьәләләре буенча +7(84362) 2-28-15 ГКУ «Саба районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге»телефоны аша мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International