Әңгәмә Юлбат авылы халкы арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелде.
Әлеге чара Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан авыл фельдшеры белән берлектә ЗОЖ атналыгы кысаларында оештырылды.
Балалар теш һәм авыз куышлыгы авыруларының симптомнары һәм төрләре турында лекция тыңладылар, анда фельдшер теш сәламәтлеген озак еллар сакларга дигән гади киңәшләр бирде. Моннан тыш, викторина, «зыянлы - файдалы» уены, шулай ук диктант сәламәтлек.рф порталында онлайн тест уздыру оештырылды.