2023 елның беренче ике аенда 100 меңнән артык татарстанлы исәп-хисап чараларына гариза биргән

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8%ка арткан. Алар арасында 50% ка кадастр исәбенә бирелгән гаризалар саны арткан, ведомствога 15 меңгә якын шундый мөрәҗәгать кергән. Шул ук вакытта Татарстан Росреестрына электрон рәвештә 55 меңнән артык гариза кергән, бу узган ел белән чагыштырганда 44%ка күбрәк. Шулай ук бу елның беренче ике аенда Росреестр тарафыннан 15 меңнән артык ипотека теркәлгән, бу узган елгы күрсәткечтән 11%ка кимрәк. Татарстанлылар еш кына торак биналарга (7 меңнән артык) һәм җир участокларына (5 меңнән артык) ипотека рәсмиләштергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International