Апрельнең беренче яртысында Саба районында яшәүчеләр өчен флюорографиянең мобиль медицина кабинеты эшләячәк.
Тикшерүне үзеңнең яки якын-тирәдәге торак пунктларда үтәргә мөмкин булачак.
Флюорографның эш графигы:
27.03-31.03 - Саба үзәк район хастаханәсе (пгт. Байлар Сабасы ш.т.б)
03.04-06.04 - Шәмәрдән участок хастаханәсе (Шәмәрдән авылы)
07.04 - Иштуган бистәсе, фельдшерлык пункты
10.04 - Эзмә авылы, Иләбәр авылы фельдшерлык пункты
11.04 - Иске Мичән авылы, фельдшерлык пункты
12.04 - Олы Шыңар авылы фельдшерлык пункты
13.04 - Икшерма авылы, табиб амбулаториясе
14.04 - Лесхоз бистәсе, табиб амбулаториясе.