“Нәуруз килә, яз килә”- милли яз бәйрәме

2023 елның 20 марты, дүшәмбе

"Нәүрүз бәйрәм" - тынычлык һәм игелек, кунакчыллык һәм муллык бәйрәме. Бөтен җирдә тынычлык булсын. 19 мартта Урта Нырты авыл клубында «Нәүрүз килә, яз килә» бәйрәме узды. Чара башында авыл клубы мөдире авыл халкын бәйрәм белән котлады. Бәйрәмгә «Нәүрүзбикә» бәйрәме хуҗабикәсе чакырылган иде . Чарада катнашучылар аның белән бәйрәм барышында җырлар җырладылар, биеделәр, төрле конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Чара бәйрәм атмосферасы һәм тамашачылар өчен искиткеч кәеф тудырды. Барлык кунаклар да биеделәр һәм чын күңелдән уйнадылар. Чара барышында бәйрәм боткасыннан авыз иттеләр, камыр ризыклары белән сыйланып тәмле чәй эчтеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International