18 март көнне Урта Нырты авыл клубы мөдире Нәүрүз бәйрәме өчен бүләкләр җыюны оештырды. Җыю - бирнә җыю-Нәүрүз бәйрәме алдыннан оештырылган борынгы традиция . Ул үсеп килүче буынны татар халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына җәлеп итәргә ярдәм итә. Әлеге чарада актив катнашкан өчен балаларга, аларның әти-әниләренә һәм авыл халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез.