"Май чабу"

2023 елның 28 феврале, сишәмбе

Крәнне авыл клубында Яңа Мичән  авылы китапханәсе белән берлектә Татарстан Республикасында милли традицияләр мәдәнияте елы кысаларында "Май чабу"  бәйрәме уздырылды.Балалар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар.Һәр көннең ничек аталуы турында белдеәр.   Яңа Мичән авылы китапханәсе мөдире бәйрәмнең әһәмияте, бәйрәм традицияләре, символлар( коймак, карачкы, Май чабу) турында китаплар һәм иллюстрацияләр булган”Йолаларның асыл җепләре” дигән китап  күргәзмәсе тәкъдим итте.  Балалар бу матур бәйрәм турында якты иллюстрацияләр белән китаплар, журналлар карадылар. Чара уен программасы белән дәвам итте. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, төрле конкурсларда теләп катнаштылар: "Әтәч сугышлары", "Музыкаль урындыклар", "Йөзек салыш", "Түбәтәй". Традицион ризыксыз нинди Май чабу?! Крәнне авыл клубы мөдире әзерләгән коймаклар барыбызны да сөендерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International