22 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, китапханә катнашында "Хәллерегез ничек, аналара солдатлары"дигән концерт - очрашу булды

2023 елның 25 феврале, шимбә

22 февраль көнне Иске Икшермә мәдәният йортында, Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, китапханә катнашында "Хәллерегез ничек, аналара солдатлары"дигән концерт - очрашу булды. Чарага авылдашларыбызның әниләре чакырылган иде. Бу кичтә әниләргә бик күп җылы сүзләр әйтелде. Ә алар, үз чиратларында, улларының балалар һәм яшүсмер еллары турында хатирәләре белән уртаклаштылар, уллары сугышчан хәрәкәтләр зонасында хезмәт итүләре турында повестка алгач, үз кичерешләре турында сөйләделәр. Кичә Иске Икшермә мәдәният йортында үзешчәннәрнең концерт номерлары белән үрелеп барды. Чара бик дулкынландыргыч узды, тамашачылар күз яшьләрен яшермәде, егетләребезнең тизрәк өйгә кайтуын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International