Олы Нырты мәдәният йорты хезмәткәрләре, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышланган “Муса Җәлил – бөек шагыйрь” дигән әдәби-музыкаль кичә уздырдылар.Укучылар кичәдә Муса Җәлилнең -“Ишек төбендә”, “Әтәч”, “Карак песи”, “Куян”, “Маэмай”, “Күке”, “Сәгать”шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, язучының тормыш юлы һәм биографиясе белән таныштылар.