«Без иртәгәге көнебезне сайлыйбыз»- мәгълүмат сәгате

2023 елның 15 феврале, чәршәмбе

Урта Нырты авыл клубында «Без иртәгәге көнебезне сайлыйбыз»дигән тренинг элементлары белән тематик әңгәмә уздырылды. Әңгәмә барышында балалар наркотиклар куллану сәбәпләрен ачыкладылар (компаниядән артта калмаска теләк, фантастик күренешләр эзләү, кызыксыну, өйрәнелмәгәнне татып карау теләге), аларны куллануның куркыныч нәтиҗәләре турында белделәр, бергәләп «наркоман портретын» сыздылар.Төрле ситуацияләрне уйнау аша «ЮК!"сүзен әйтергә өйрәнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International