Татарстанда җир законнарын бозуның 500дән артык очрагы ачыкланган

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

2022 ел нәтиҗәләре буенча дәүләт җир инспекторлары 575 тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча җир законнарын бозуның 560 очрагы ачыкланган, шуңа бәйле рәвештә хокук бозуларны бетерү турында 528 күрсәтмә бирелгән, шулай ук 5 млн сумнан артык штраф салынган.

Узган елда Казанда 170ләп җир законнарын бозу очрагы ачыкланган. Муниципаль районнар арасында иң күп хокук бозулар Түбән Кама (28), Лениногорск (27), Актаныш (26), Биектау (25), Нурлат (23), Тукай (22), шулай ук Зәй (21) һәм Питрәч (21) муниципаль районнарында ачыкланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International