2022 елда Саба районында 6911 кеше диспансеризация үтте, 1988 кеше профилактик карау узды, 22 кешенең иртә стадиядә яман шеш авыруы ачыкланды. 164 кеше беренче тапкыр төрле авырулар белән диспансер күзәтүенә алынган, шулардан:
- 64 кеше - кан әйләнеше системасы авыруы;
- 8 кеше - сулыш органнары авырулары,
- 50 кеше - ашкайнату органнары авырулары белән.
Диспансерлаштыру барышында 1895 хатын-кызның 12сендә патология (4 яман шеш) ачыкланды. 3517 кеше яшерен канга тикшеренүләр узды, аларның 479ында патология (7 яман шеш) авыруы табылды , ПСА га анализ тапшырган 506 ир-атның 20сендә яман шеш авыруы табылган.
Мөгаен, хастаханәгә мөрәҗәгать итәргә туры килмәгән кешеләр юктыр. Ләкин еш кына авыру билгеләре барлыкка килгәч һәм организм үзе аның эшендә өзеклек килеп чыккан дигән сигналлар бирә башлаган очракта гына була. Әмма кеше сәламәтлегенә зарланмаса да, сәламәтлекне даими күзәтеп торырга кирәк.
Монда диспансерлаштыру мөһим роль уйный.
Диспансеризация - хроник йогышлы авыруларны иртәрәк ачыклау өчен үткәрелүче чаралар комплексы . Аның төп максаты - гражданнарны үз сәламәтлеге өчен җаваплылыкны арттыруга этәрү һәм аларны озын бәхетле тормышка мотивацияләү, шулай ук халык белән участок табиблары арасындагы элемтәләрне яхшырту.