Педагог һәм остаз елы

2023 елның 30 гыйнвары, дүшәмбе

2023 ел Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. ә. Педагог һәм остаз елы кысаларында Керәнне авыл клубында Яңа Мичән авыл китапханәсе белән берлектә "Укытучыларга аерым хөрмәт" исемле әңгәмә үткәрделәр. Укытучы нинди сыйфатларга ия? Төрле вакытта күренекле укытучылар нинди иде? Аларның эшчәнлеге әдәбиятта, сынлы сәнгатьтә нинди чагылыш тапкан? Мәгариф һәм укытуның тарихы нинди? Балалар әңгәмә вакытында куп әйберләр  белделәр. Әңгәмә Яңа Мичән авыл китапханәсе мөдире оештырган китап күргәзмәсе янында узды, анда укучылар алдында укытучы, мәктәп, укучы образын чагылдыручы, төрле педагогик мәсьәләләргә кагылышлы әсәрләр күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International