Төп эшчәнлек төре - корпус җиһазлары җитештерү. ШЭ Аубакиров Алмаз Газимҗан улы корпус җиһазлары һәм стандарт җиһазлар җитештерә, индивидуаль үлчәмнәр буенча үлчәүләр башкара, хезмәтләр күрсәтә (мебель алып кайту һәм урнаштыру). Коллектив Саба, Теләче, Питрәч, Арча районнары, Казан шәһәре халкына хезмәт күрсәтә. Безнең район предприятиеләреннән һәм бюджет оешмаларыннан заказлар күп. Барлык заказларны вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга тырышабыз . ШЭ Аубакиров Алмаз Газимҗан улы 2022 елны уртача күрсәткечләр белән тәмамлады, 2022 елга билгеләнгән бурычлар һәм планнар тулысынча үтәлмәде. 2022 елда эш һәм хезмәтләр күләме 21,9 миллион сумга башкарылган, 2021 ел белән чагыштырганда бу 3 миллион сумга кимрәк. 2022 елга билгеләнгән планнардан уртача хезмәт хакы дәрәҗәсе күтәрелде, алдагы эш урыннары саклап калынды һәм яңа эш урыннары булдырылды, хезмәт җитештерүчәнлеге элеккечә югары дәрәҗәдә калды. Яңа җиһаз модельләре эшләнде. 2023-2025 елларга безнең бурычлар: 1.Уртача хезмәт хакы дәрәҗәсен күтәрергә. 2.Хезмәт җитештерүчәнлеген арттырырга. 3.Рентабельлелекне арттырырга. 4.Яңа җиһаз модельләре эшләргә. 5.Башкарылган эшләр күләмен арттырырга.
Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет Җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары, инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү бүлеге башлыгы И.И. Котдусов катнашты.