"Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды

2023 елның 26 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2022 елның 25 гыйнварында "Умырзая" эшкәртү-сату авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы коллективының еллык җыелышы булып узды. Предприятие эре мөгезле терлекләр сую юнәлешендә эшли, барлык санитария таләпләренә җавап бирә. Кооператив районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, фермерларга һәм шәхси хуҗалыкларга хезмәт күрсәтә, терлекләр кайтару өчен вакытында исәп-хисап ясый. 2022 елда барлыгы 4176 тонналык 9036 баш мал сатып алынган.  Шуннан 2027,8 тонна ит җитештерелеп сатылган. Әлеге итне сатудан кергән акча күләме  656 млн. сум тәшкил итткән. Бу күрсәткеч узган елгы саннан  381 тоннага арткан.

Шулай ук кооператив ел дәвамында Саба, Кукмара, Теләче мәктәпләрен, балалар бакчаларын да югары сыйфатлы хәләл ит белән тәэмин иткән.

Бүгенге көндә “Умырзая” кооперативының 4 кибете уңышлы гына эшләп килә.

2022 елда, барлык ит, субпродуктлар җитештерүгә киткән чыгымнарны исәпкә алып, рентабельлек 3,8% тәшкил иткән.

Шулай ук, үткән елда, җитештерү процессын модернизацияләү максатыннан, терлек сую цехында төзекләндерү эшләре үткәрелгән. Әлеге төзекләндерү эшенә 4 млн 722 мең сумм акча тотылган.

Автотранспорт өлкәсенә килгәндә, 2022 елда, үз көчлщре белән, барлыгы 7 050 650 сумлык 4 техника сатып алынган.

 Хезмәт резервы бүгенге көндә 40 кеше тәшкил итә, бер ел элек бу күрсәткеч 34 кеше булган.

Еллык җыелышта район җитәкчелеге исеменнән Башкарма комитет Җитәкчесенең инвестицион үсеш һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары И.И. Котдусов катнашты.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International