25 гыйнварда Район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә “Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында "Милли мәдәният һәм гореф-гадәтләр елына" багышланган "Татарлар, традицияләр, мәдәният, тел"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате уздырдылар. Китапханәчеләр татар халкының сәнгате, милли костюмнар һәм бизәнү әйберләре турында сөйләделәр, татар орнаменты төрләре һәм аның үзенчәлекләре белән таныштырдылар. "Милли бизәкләрдә – халкыбыз тарихы" китап күргәзмәсенә күзәтү оештырылды. Ә чараның икенче өлешендә балалар әти-әниләре белән бергә пазл җыйдылар, алар өчен мастер-класс оештырылды, алдан әзерләнгән камзол макетын милли бизәкләр белән бизәделәр.