Мингер авылында сынлы сәнгать музеен ачу

2023 елның 23 гыйнвары, дүшәмбе

22 нче гыйнвар көнне Миңгәр авылында иҗади шәхесләр белән очрашу булып узды.
Ел ярым чамасы элек танылган рәссам Файзрахман Камалов Миңгәргә кайтып төпләнеп, иске мәктәп бинасында мастерской булдырып, иҗат белән шөгыльләнә башлый. Шәхес тирә якта тиз танылу алып мастер классларга үзенең иҗади дусларын да еш чакыра.

   Бүгенге чарада Фәйзрахман Камаловның улы - Ильясның виолончель, кыл-кубыз кебек үзенчәлекле уен коралларында уйнавы бигрәк сокландырды.
Ул - яшь композитор, халыкара конкурслар лауреаты, Кәрим  Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш дирижеры, Россия һәм Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы – Ильяс Камал.

Шулай ук чарада кыл-кубыз һәм башка уен кораллары ясаучы Җәлил Вильданов, рәссам - якташыбыз Мөдәррис Минһаҗев, Шәүкәт Биктимеров кызы бүгенге көндә Миңгәрдә яшәүче Гүзәл апа катнашу бәйрәмгә нур өстәде.
Мөдәррис Мөхетдин улы Минһаҗев - Шәмәрдәндә туган— рәссам, педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Шамил Бикчурин премиясе лауреаты, Татарстан рәссамнар берлеге әгъзасы.
Сүз уңаеннан, чын рәссамнар һәр атнаның җомга көнендә, 15.00.сәгатьтә мастер - класска көтеп калалар.
Үткәрелү урыны: иске мәктәп бинасы. Үзегез дә, балалар белән дә килергә мөмкин. Рәсем белән кызыксынган кешегә зур мөмкинлек бу. Чара түләүсез.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International